Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
19.11.2019 г.

Порядок работы юридических лиц с налогоплательщиками налога на профессиональный доход

Федеральный закон от 27.11.2018 N 422-ФЗ "О проведении эксперимента по установлению специального налогового режима "Налог на профессиональный доход" в городе федерального значения Москве, в Московской и Калужской областях, а также в Республике Татарстан (Татарстан)" (далее - Закон N 422-ФЗ) предоставил возможность физическим лицам заниматься предпринимательской деятельностью без государственной регистрации в качестве индивидуального предпринимателя с уплатой налога на профессиональный доход по ставке 4% при реализации товаров, работ, услуг физическим лицам и по ставке 6% при реализации товаров, работ, услуг юридическим лицам. Налогоплательщик налога на профессиональный доход (далее – налогоплательщик НПД) вправе оказывать услуги, выполнять работы, продавать товары юридическому лицу, или индивидуальному предпринимателю, при условии, что заказчиками услуг (работ) не выступают работодатели указанных физических лиц или лица, бывшие их работодателями менее двух лет назад (подпункт 8 части 2 статьи 6 Закона № 422-ФЗ). При сотрудничестве юридических лиц с налогоплательщиками НПД необходимо руководствоваться нормами гражданского законодательства, в соответствии с которыми сделки можно оформлять устно или письменно, обычным договором или с участием нотариуса. Если сделка исполняется немедленно, то договор может быть заключен и в устной форме. В этом случае заключение договора будет подтверждаться уплатой заказчиком денег за оказанные услуги. Оформление платежных документов при перечислении денег за товары, работы, услуги юридическими лицами происходит в общепринятом порядке. При расчетах исполнитель-налогоплательщик НПД обязан сформировать и передать компании-заказчику чек, сформированный в приложении «Мой налог» (часть 1 статьи 14 Закона № 422-ФЗ). В чеке содержатся такие сведения, как наименование товара, работ, услуг и ИНН юридического лица или индивидуального предпринимателя, который является заказчиком услуг. Этот документ и является документом, подтверждающим расходы юридического лица. Передача чека юридическому лицу происходит в момент расчета, если этот расчет произведен наличными денежными средствами или с использованием электронных средств платежа (часть 3 статьи 14 Закона № 422-ФЗ). При иных формах расчета чек передается до 9 числа месяца, следующего за тем месяцем, в котором была произведена оплата (часть 2 статьи 14 Закона № 422-ФЗ). До заключения договора с физическим лицом, являющимся плательщиком НПД, стоит убедиться в том, что он действительно является налогоплательщиком НПД. Для этого можно запросить у физического лица выписку из приложения «Мой налог», где будет актуальная информация о его регистрации в качестве плательщика НПД или самостоятельно проверить факт регистрации на сайте Федеральной налоговой службы npd.nalog.ru. Более подробная информация об оформлении документов приведена в письме ФНС России от 20.02.2019 N СД-4-3/2899@ "О применении налога на профессиональный доход".

Порядок работы юридических лиц с налогоплательщиками налога на профессиональный доход

Нөнәри керемгә салым түләүчеләр белән юридик затларның эш тәртибе

2018 елның 27 ноябрендә кабул ителгән “ Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, Татарстан Республикасында (Татарстанда) “Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимы кертү буенча эксперимент уздыру турында”гы 422-ФЗ санлы Федераль закон физик затларга, товарлар, эшләр, хезмәтләр сатканда 4% ставка (физик затларга), 6% ставка (юридик затларга) буенча һөнәри керемгә салым түләп, шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәвеннән башка эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирде. Һөнәри керемгә салым түләүчеләр юридик затка яки шәхси эшмәкәргә, эшләр (хезмәтләр) заказчылары әлеге физик затларның эш бирүчеләре яки кимендә ике ел элек булган элекке эш бирүчеләре булмаганда, хезмәтләр күрсәтергә, эшләр башкарырга, товарлар сатарга хокуклы (422-ФЗ санлы законның 6нчы маддәсе 2нче өлеше 8нче подпункты). Юридик затлар һөнәри керемгә салым түләүчеләр белән хезмәттәшлек иткәндә, гражданлык закончалыгы нормаларына таянып эш итү зарур. Алар нигезендә килешүләрне телдән яки язмача, гадәти килешү яки нотариус катнашында рәсмиләштерергә мөмкин. Әгәр килешү кичекмәстән үтәлсә, килешү телдән дә төзелергә мөмкин. Бу очракта килешү төзү заказчының күрсәтелгән хезмәтләр өчен акча түләве белән расланачак. Юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр өчен акча күчергәндә түләү документларын рәсмиләштерү гомумкабул ителгән тәртиптә башкарыла. Исәп-хисап ясаганда, һөнәри керемгә салым түләүче заказчы компаниягә “Мой налог” кушымтасында формалаштырылган чек бирергә бурычлы (422-ФЗ санлы законның 14нче маддәсе 1нче өлеше). Чекта товарның, эшләрнең, хезмәтләрнең исеме, заказчы юридик затның яки шәхси эшмәкәрнең ИННы кебек мәгълүмат бар. Әлеге документ юридик затның чыгымын раслаучы документ булып тора. Юридик затка чек исәп-хисап ясау вакытында тапшырыла, әгәр бу исәп-хисап акча белән яисә электрон түләү чараларын кулланып башкарылган булса (422-ФЗ санлы законның 14нче маддәсе 3нче өлеше). Исәп-хисап башкача башкарылса, чек түләү башкарылган айдан соң килүче айның 9нчы числосына кадәр тапшырыла (422-ФЗ санлы законның 14нче маддәсе 2нче өлеше). Һөнәри керемгә салым түләүче физик зат белән килешү төзегәнче, аның чыннан да һөнәри керемгә салым түләүче булуына инанырга кирәк. Моның өчен физик заттан “Мой налог” кушымтасыннан өземтә соратып алырга мөмкин, анда аның һөнәри керемгә салым түләүче буларак теркәлүе турында актуаль мәгълүмат булачак. Теркәлү-теркәлмәү фактын Федераль салым хезмәтенең npd.nalog.ru.сайтында мөстәкыйль рәвештә дә тикшерергә мөмкин. Документларны рәсмиләштерү турында тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәтенең “О применении налога на профессиональный доход” хатында китерелгән (20.02.2009 № СД-4-3/2899@)

Нөнәри керемгә салым түләүчеләр белән юридик затларның эш тәртибе
Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa